• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Кадет белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре» Республика семинары

2024 елның 26 мартында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 21.12.2023 елның 21нче декабрендәге под - 2321/23 номерлы боерыгы белән расланган 2024 елга нгамәлгә куючының дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «кадет мәктәбе», «кадет мәктәп-интернаты», «кадет корпусы» кебек махсус атамалы дәүләт гомуми белем бирү оешмаларының белем бирү сыйфатын арттыру буенча юл картасын үтәү  максатында «Кадет белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре» Республика семинарын оештырды һәм үткәрде.

 

Хэштеглар: 

Бөтенроссия Сәламәтлек атналыгы кысаларында «Сәламәт Олимпиада» конкурсы уздырыла

 

2024 елның 3-9 апрелендә Россия Федерациясе мәктәпләрендә Сәламәтлек атналыгы узачак. Әлеге чара авыруларны профилактикалауның, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның актуаль бурычын чагылдыра һәм Россия Федерациясенең милли үсеше максатларында язылган дәүләт сәясәте максатларына туры килә.

 

«Чистые мысли творят чудеса» Республика педагогик укулары

2024 елның 27 мартында Казан шәһәренең Яңа Савин районы 71 нче урта гомуми белем бирү татар-рус мәктәбе базасында күренекле татар мәгърифәтчеләренә, педагогларына һәм җәмәгать эшлеклеләренә багышланган «Чистые мысли творят чудеса» дип аталган Республика педагогик укулары узды.

Гыйльми совет утырышы

 

27 мартта Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы узды, анда Гыйльми совет әгъзалары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре, мактаулы остазлар катнашты.

Хэштеглар: 

«Башлангыч сыйныф тәрбиячеләренең һәм укытучыларының полилингваль белем бирү системасында эшләргә әзерлек дәрәҗәсе» гамәли фәнни тикшеренү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгълүмати-аналитика бүлеге «Башлангыч сыйныф тәрбиячеләренең һәм укытучыларының полилингваль белем бирү системасында эшләргә әзерлек дәрәҗәсе» дип аталган гамәли фәнни тикшеренү үткәрә, анда респондентлар сыйфатында төбәкнең полилинваль белем бирү оешмаларында эшләүче башлангыч мәктәп педагоглары чыгыш ясый.

Хэштеглар: 

Мәктәп музейлары мөдирләре өчен укыту семинарлары циклы

2024 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтыТатарстан Республикасы Милли музее белән берлектә «Татарстан Республикасында кече Ватан мәдәнияте» проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәктәп музейлары мөдирләре өчен «Махсус хәрби операциягә багышланган музейлар һәм мәктәп почмаклары булдыру буенча методик киңәшләр» темасына укыту семинары үткәрде.

«Белем бирү системасында традицион рухи кыйммәтләр: мәдәни геройлар һәм хәзерге этапта гамәлгә ашыру принциплары» төбәкара фәнни-гамәли семинары

2024 елның 26 мартында КФУда «Белем бирү системасында традицион рухи кыйммәтләр: мәдәни геройлар һәм хәзерге этапта гамәлгә ашыру принциплары» төбәкара фәнни-гамәли семинары узды.

«Заманча белем бирү киңлегендә тәрбия: тенденцияләр, технологияләр, үсеш векторлары» Республика фәнни-гамәли конференциясе

«Заманча белем бирү киңлегендә тәрбия: тенденцияләр, технологияләр, үсеш векторлары» конференциясенең пленар секциясе 2024 елның 28 мартында 10.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 139 йорт, 4 нче кабинет адресы буенча узачак.

 

Хэштеглар: 

«Сәлам!» укыту-методик комплексының татар теле дәреслекләре федераль исемлеккә кертелгән!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк уку – методик комплектларын эшләү һәм гамәлгә кертү буенча проект офисы хезмәткәрләрен күптән көтелгән уңышлары белән котлыйбыз!

Хэштеглар: 

Дәүләт мәгариф университетында 2024 елның 25 мартында көндезге форматта «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы төбәк вәкилләре белән киңәшмә узды

«Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проекты – илнең мәгариф суверенитетын саклау һәм ныгытуның система формалаштыра торган механизмы. Проект Россия Федерациясенең һәр укучысы өчен, аның яшәү урыны, мәктәбе урнашкан урын, гаиләсенең социаль-икътисади шартлары һәм башка факторларга карамастан, бердәм белем бирү киңлеген формалаштыруга юнәлдерелгән.

Pages