• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Мәктәп музейлары мөдирләре өчен укыту семинарлары циклы

2024 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтыТатарстан Республикасы Милли музее белән берлектә «Татарстан Республикасында кече Ватан мәдәнияте» проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәктәп музейлары мөдирләре өчен «Махсус хәрби операциягә багышланган музейлар һәм мәктәп почмаклары булдыру буенча методик киңәшләр» темасына укыту семинары үткәрде.

«Белем бирү системасында традицион рухи кыйммәтләр: мәдәни геройлар һәм хәзерге этапта гамәлгә ашыру принциплары» төбәкара фәнни-гамәли семинары

2024 елның 26 мартында КФУда «Белем бирү системасында традицион рухи кыйммәтләр: мәдәни геройлар һәм хәзерге этапта гамәлгә ашыру принциплары» төбәкара фәнни-гамәли семинары узды.

«Заманча белем бирү киңлегендә тәрбия: тенденцияләр, технологияләр, үсеш векторлары» Республика фәнни-гамәли конференциясе

«Заманча белем бирү киңлегендә тәрбия: тенденцияләр, технологияләр, үсеш векторлары» конференциясенең пленар секциясе 2024 елның 28 мартында 10.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 139 йорт, 4 нче кабинет адресы буенча узачак.

 

Хэштеглар: 

«Сәлам!» укыту-методик комплексының татар теле дәреслекләре федераль исемлеккә кертелгән!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк уку – методик комплектларын эшләү һәм гамәлгә кертү буенча проект офисы хезмәткәрләрен күптән көтелгән уңышлары белән котлыйбыз!

Хэштеглар: 

Дәүләт мәгариф университетында 2024 елның 25 мартында көндезге форматта «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы төбәк вәкилләре белән киңәшмә узды

«Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проекты – илнең мәгариф суверенитетын саклау һәм ныгытуның система формалаштыра торган механизмы. Проект Россия Федерациясенең һәр укучысы өчен, аның яшәү урыны, мәктәбе урнашкан урын, гаиләсенең социаль-икътисади шартлары һәм башка факторларга карамастан, бердәм белем бирү киңлеген формалаштыруга юнәлдерелгән.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» Бөтенроссия конкурсы

С 18 по 22 марта в г. Казани прошел заключительный этап Всероссийского конкурса «Лучший учитель татарского языка и литературы-2024». В конкурсе участвовали 20 педагогов из муниципальных районов Республики Татарстан, г. Набережные Челны, г. Казани и 12 учителей из разных регионов Российской Федерации.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» Бөтенроссия конкурсы

«Белем бирү оешмасы белән идарә итү: нәтиҗәле технологияләр, заманча практикалар» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча мәктәп директорларын укыту

2024 елның 22 мартында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 30 директорын «Белем бирү оешмасы белән идарә итү: нәтиҗәле технологияләр, заманча практикалар» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча 72 академик сәгать күләмендә укыту тәмамланды.

Хэштеглар: 

«Гаилә һәм мәктәп: инклюзив белем бирү. Проблемалар, эзләүләр, чишелешләр» I Республика фәнни-гамәли конференциясе

22 мартта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Казан шәһәре Вахитов районы 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм үзәк тарафыннан «Гаилә һәм мәктәп: инклюзив белем бирү. Проблемалар, эзләүләр, чишелешләр»  I Республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.
 

Хэштеглар: 

«Хәзерге заман башлангыч мәктәбе белем бирү мохитенең цифрлы үсеше» семинары турында

2024 елның 25 мартында 2024 елга дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Хәзерге заман башлангыч мәктәбе белем бирү мохитенең цифрлы үсеше» семинары үткәрелде (чара кураторы – И. Т. Сәгъдиева).

 

Хэштеглар: 

Казан мәктәбе педагогы Радик Хәбиров Татарстанның Ел укытучысы булды

Казанның 108нче мәктәбенең физика укытучысы Радик Хәбиров Татарстанда «Россия Ел укытучысы — 2024» конкурсының республика этабында җиңүче булды. Ул сентябрь-октябрь айларында Саратов өлкәсендә узачак Бөтенроссия конкурсының финалында республика исеменнән чыгыш ясаячак.

Pages