• Русский
  • Татарча

Гаилә кыйммәтләрен формалаштыру буенча республика форумы

Институт хезмәткәрләре дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә гаилә кыйммәтләрен тәрбияләүнең теоретик аспектларын билгеләде. Гаилә мөнәсәбәтләренең актуаль проблемаларын гамәлдәге законнар күзлегеннән чыгып, үзенең чыгышында Э.Я. Латыйпов ачып бирде. И.В. Сафронова, М.Р. Шәехов, Э.И. Симашева гаилә белеме буенча күмәк монография булдыруда катнаштылар (2017 ел), анда аерым уку предметлары кысаларында гаилә кыйммәтләре мәсьләләрен гамәлгә ашыру буенча методик материаллар тәкъдим ителгән иде. Форумда катнашучылар шулай ук Мәгарифне үстерү институты коллективы көче белән әзерләнгән “Гаилә этник мәдәният даирәсендә” электив курсы белән дә таныштылар.

Укытучыларның чыгышлары зур кызыксыну уятты. А.А. Чернийчук - хезмәт белән төзәтү учреждениесе каршындагы махсус мәктәп укытучысы. Мондый махсус шартларда гаилә кыйммәтләре тоткынлыктагы барлык уку процессын оештыруда әйдәп барган мотивлаштыру асылы буларак күзаллана.

Аксубай районының чуваш авылыннан мәктәп укытучысы В.О. Бикмурзинаның доклады да югары кызыксыну уятты. Чыгышта тәкъдим ителгән чуваш халык педагогикасы традицияләре гаилә-әхлак тәрбиясе кысаларыннан чыккан күпсанлы сораулар турында җанлы фикер алышу уятты.

Тагын бер кызыклы чыгыш татар теле һәм әдәбияты укытучысы, ә күптән түгел генә тарих укытучысы да булган Л.Х. Ибәтуллина авызыннан яңгырады. Ул Идел буе төбәгендәге милләтара никахлар феноменының “океан арты” кызыксынуы турында сөйләп узды, Клэр Томасның (Йель университеты, АКШ) безнең институт белән бергәләп оештырылган тикшеренүләрен тәкъдим итте. Аның темасы Татарстандагы заманча күпмилләтле гаиләләрдәге гаилә традицияләрен өйрәнүгә багышланган.

ВРеспубликабызда укытучылар үзләре еш кына фәнни-гамәли һәм тәрбияви чаралар оештыру инициативасы белән чыгалар. Шуларның берсе – ел саен уза торган “Минем гаиләм тарихы” Төбәкара гуманитар-мәгърифәти конференциясе. Аны Казан шәһәренең 39 нчы гомумбелем мәктәбе тарих һәм җәмгыять белем укытучысы Ч.А. Максимова гамәлгә ашыра. Форумда ул укучыларның үз гаиләләре тарихын тикшерү буенча кызыклы эшләрен тәкъдим итте, алар үсеп киләүче буында гаилә генеалогиясен белү ихтыяҗлары тууын дәлилли.

Хәзерге заман укучыларын социальләштерү процессында гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен гомуми күзаллау турында социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы өлкән укытучысы И.М Фокеева билгеләп үтте. Ул үз чыгышында форум эшенең барышында алынган төп нәтиҗәләрне ассызыклады.

“Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә гаилә кыйммәтләрен формалаштыру” буенча республика форумы эшенең төп нәтиҗәсе булып, укучыларда гаилә кыйммәтләрен формалаштыру процессында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысының ролен билгеләп үтү булды. Шуңа күрә дә, әлеге мәсьәлә уңаеннан тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының һөнәри компетенциялелеген камилләштерү буенча программалар эшләү һәм гамәлгә ашыруга аеруча зур игьтибар бирелә.