• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Яңа китаплар күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында китапханә фондына бүләк ителгән нәфис әдәбият күргәзмәсе уза.
Күргәзмәдә рус һәм чит ил әдәбияты классикларының әсәрләре, татар язучыларының һәм шагыйрьләренең китаплары, Каюм Насыйр сайланма әсәрләре, совет язучыларының романнары һ. б. тәкъдим ителгән.
Әдәбият исемлеге.

Башлангыч сыйныф педагоглары «Беренче укытучы» конкурсында катнаша ала

Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган «Беренче укытучы» Бөтенроссия һөнәри конкурсына теркәлү башланды.
2024 елда конкурс икенче тапкыр үткәрелә, 12 майга кадәр гариза бирергә мөмкин.

«Белем бирү оешмаларында конфликтларны җайга салу процедурасы буларак торгызу технологияләре (шул исәптән медиацияләр)» темасына квалификация күтәрү

2024 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирү оешмаларында конфликтларны җайга салу процедурасы буларак торгызу технологияләре (шул исәптән медиацияләр)» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды.

 

«Инклюзив белем бирүдә инновацион технологияләр» темасына квалификация күтәрү

2024 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Инклюзив белем бирүдә инновацион технологияләр» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды. Курс кураторлары: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова К.Ш., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы доценты психология фәннәре кандидаты  Кедрова И. А.

«Орлята России» программасын гамәлгә ашыручы башлангыч сыйныф укытучылары өчен республика семинары

2024 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы белем бирү оешмасы педагогик хезмәткәрләр өчен «Орлята России: башлангыч мәктәптә тәрбия эшенең үсеш траекториясе» темасына семинар үткәрде. Чара Казан шәһәре Идел буе районының «Перспектива» 186 лицей базасында узды (кураторы -  Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы).

«Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр»Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең секция эшләре башланды

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 2024 елның 22-25 апрелендә «Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Белем бирү оешмалары җитәкчеләрен «Гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС гамәлгә кертү: идарә итү аспекты» өстәмә һөнәри программасы буенча укыту тәмамланды

2024 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 24 җитәкчесен «Яңартылган гомуми белем бирү ФДББС гамәлгә кертү: идарә итү аспекты» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча 72 академик сәгать күләмендә укыту тәмамланды. Әлеге программа өстәмә һөнәри белем бирү программаларының федераль реестрына керә.

 

«Мәгариф сәясәтен гамәлгә ашыру контекстында методик берләшмәләр җитәкчеләре, педагог-методистлар эшенең инновацион форматы» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча укуны тәмамлау турында

2024 елның 09-19 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты методик берләшмәләр җитәкчеләре, ТР муниципаль районнарының (шәһәрләренең) гомуми белем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең педагог-методистлары «Методик берләшмәләр җитәкчеләре, укыту сәясәтен гамәлгә ашыру контекстында педагог-методистлар эшенең инновацион форматы» квалификация күтәрү өстәмә һөнәри программасы буенча квалификацияләрен күтәрделәр.

Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре өчен республика фәнни-гамәли конференциясе

Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2024 елның 18 апрелендә «Мәктәпкәчә белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү сыйфаты мониторингы» темасына Республика фәнни-гамәли конференция үткәрде. Конференция эшендә катнашу өчен методистлар, мәгариф белән идарә итү органнары (бүлекләре) белгечләре, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары чакырылган иде.

Хэштеглар: 

Pages