|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2024 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирү процессында катнашучыларга, шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү технологиясе буларак консультация бирү» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды.
«Белем бирү процессында катнашучыларга, шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү технологиясе буларак консультация бирү» темасына квалификация күтәрү
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында китапханә фондына бүләк ителгән нәфис әдәбият күргәзмәсе уза.
Күргәзмәдә рус һәм чит ил әдәбияты классикларының әсәрләре, татар язучыларының һәм шагыйрьләренең китаплары, Каюм Насыйр сайланма әсәрләре, совет язучыларының романнары һ. б. тәкъдим ителгән.
Әдәбият исемлеге.
2024 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы белем бирү оешмасы педагогик хезмәткәрләр өчен «Орлята России: башлангыч мәктәптә тәрбия эшенең үсеш траекториясе» темасына семинар үткәрде. Чара Казан шәһәре Идел буе районының «Перспектива» 186 лицей базасында узды (кураторы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы).
2024 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 24 җитәкчесен «Яңартылган гомуми белем бирү ФДББС гамәлгә кертү: идарә итү аспекты» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча 72 академик сәгать күләмендә укыту тәмамланды. Әлеге программа өстәмә һөнәри белем бирү программаларының федераль реестрына керә.
2024 елның 09-19 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты методик берләшмәләр җитәкчеләре, ТР муниципаль районнарының (шәһәрләренең) гомуми белем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең педагог-методистлары «Методик берләшмәләр җитәкчеләре, укыту сәясәтен гамәлгә ашыру контекстында педагог-методистлар эшенең инновацион форматы» квалификация күтәрү өстәмә һөнәри программасы буенча квалификацияләрен күтәрделәр.