• Русский
  • Татарча

ПедагогЕлы2023

Undefined

«Балалар иҗтимагый берләшмәләре, укучылар үзидарәсе органнары эшчәнлеген оештыруга, балаларны социаль әһәмиятле эшчәнлеккә җәлеп итүгә комплекслы якын килү» квалификация күтәрү курсларын тәмамлау

18-29 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты (Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе) «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Балалар иҗтимагый берләшмәләре, укучылар үзидарәсе органнары эшчәнлеген оештыруга, балаларны социаль әһәмиятле эшчәнлеккә җәлеп итүгә комплекслы якын килү» өстәмә һөнәри программасы буенча квалификация күтәрү курсларын уңышлы уздырды.

«Белем бирү оешмасында ФДББС гамәли тормышка ашыру: дәрес һәм турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге» методик эшләнмәләр республика конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты гомуми белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре өчен «Гомуми белем бирү оешмасында федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру: дәрес һәм турыдан – туры белем бирү эшчәнлеге-2023» дәрес конспектларын методик эшләү һәм турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге республика конкурсы башлануы турында игълан итә.

Гыйльми совет утырышы

3 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Гыйльми совет утырышы узды, аны традицион рәвештә Гыйльми совет рәисе, ректор Л.Н.Ногманова ачты.
Утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры, Гыйльми совет әгъзасы И.Г. Һадиуллин катнашты. Министр утырышта катнашучыларны сәламләде, министрлык һәм институтның агымдагы уку елындагы уртак бурычлары һәм эш перспективалары турында сөйләде, шулай ук барлык хезмәткәрләрне якынлашып килүче Укытучылар көне белән котлады.

«500+» федераль проекты кысаларында түгәрәк өстәл

3 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «500+» федераль проектында катнашучы ТР белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән «Укучыларның түбән белем бирү нәтиҗәләре булган мәктәп педагоглары диагностикасы нәтиҗәләре буенча индивидуаль үсеш планнарын формалаштыру» темасына түгәрәк өстәл оештырды һәм үткәрде.

Педагогик хезмәт ветераннары белән традицион очрашу

2 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында Укытучылар көне алдыннан ветеран-педагоглар белән традицион бәйрәм очрашуы узды.
2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Безнең институт һәрвакыт үзенең педагоглары, укытучылары, методистлары белән дан тотты.

«Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсы

2023 елның 28 сентябрендә «Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсының финалы тантаналы рәвештә ачылды. Конкурс РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан беренче тапкыр үткәрелә.
Конкурсның көндезге сынаулары 29 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Мәскәү шәһәрендә уза. Беренче тур – ачык дәрес. Финалга чыгучыларның барысы да ике көн дәвамында мәктәпләрнең берсендә фән буенча дәресләр үткәрә.

Рус музее белән ачык лекцияләр циклы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 2020-2024 елларга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында «Сәнгать» предмет өлкәсе педагоглары өчен Рус дәүләт музее белән ачык лекцияләр циклы дәвам итте.
2023 елның 29 сентябрендә институт стеналарында онлайн режимда педагогларның Рус музееның «Россия музей педагогикасы һәм иҗади инициативалар үзәге» хезмәте башлыгы, профессор, педагогика фәннәре докторы Борис Андреевич Столяров белән очрашуы узды.

«Функциональ грамоталылыкны формалаштыру процессында предметара хезмәттәшлекне оештыру» семинары

2023 елның 4 октябрендә 14.00 сәгатьтә функциональ грамоталылыкны формалаштыру процессында предметара хезмәттәшлекне оештыру мәсьәләләре буенча республика семинары (вебинар) оештырылачак.

Чара Яндекс.Телемост платформасында узачак.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре «IX Мәхмүтов укулары: ХХІ гасыр мәгариф трансформацияләре чорында һөнәри белем һәм остазлык» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.

26 һәм 27 сентябрьдә КФУның Алабуга институтында катнаш форматта «IX Мәхмүтов укулары: ХХІ гасыр мәгариф трансформацияләре чорында һөнәри белем һәм остазлык» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

2023 елның 27 сентябрендә «Белем бирү оешмалары педагог-психологларының гражданлык үзенчәлеген формалаштыру өлкәсендә һөнәри компетентлыгын арттыру, хәзерге балаларда, яшүсмерләрдә, яшьләрдә патриотизм хисләре һәм хокукка каршы булган гамәлләргә җәлеп итүне профилактикалау» темасына вебинар узды.

 

Pages

Subscribe to RSS - ПедагогЕлы2023