«Орлята России» программасын гамәлгә ашыручы башлангыч сыйныф укытучылары өчен республика семинары
2024 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы белем бирү оешмасы педагогик хезмәткәрләр өчен «Орлята России: башлангыч мәктәптә тәрбия эшенең үсеш траекториясе» темасына семинар үткәрде. Чара Казан шәһәре Идел буе районының «Перспектива» 186 лицей базасында узды (кураторы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы).