«Мәгариф оешмасының бюджеттан тыш эшчәнлеген оештыру» семинары
2021 нче елның 20 нче февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан "Мәгариф оешмасының бюджеттан тыш эшчәнлеген оештыру" темасына семинар үткәрелде. Чара Zoom платформасында турыдан-туры трансляция белән узды. Семинарның максаты - белем бирү оешмасының бюджеттан тыш эшчәнлеген оештыру һәм үстерү өлкәсендә җитәкчеләрнең һәм педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен күтәрү.