• Русский
  • Татарча

Саха Республикасы (Якутия) педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары

16 декабрьдән алып 21 декабрьгә кадәр «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе «ФГОС шартларында мәктәп укучыларының белемнәрен формалаштыру һәм бәяләүдә комплекслы якын килү» темасына Саха Республикасы (Якутия) педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курсларын үткәрде.

Программаның кураторы: «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»ның мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова Зөлфирә Исхак кызы.

Программа стажировка формасында Татарстан Республикасының түбәндәге гомуми урта белем бирү учреждениеләрендә гамәлгә ашырылды:

  • Казан шәһәре Совет районының Абдулла Алиш исем. 20 нче номерлы гимназиясендә;
  • Казан шәһәре Вахит районының 27 нче номерлы татар телендә белем бирелүче гимназиясендә;
  • Татарстан Республикасы Норлат муниципаль районының М.Е. Сергеев исемендәге Норлат гимназиясендә;
  • Казан шәһәре Совет районының 64 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә;
  • Казан шәһәре Идел буе районының 73 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә.

Саха Республикасы (Якутия) педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы кысаларында түбәндәге темалар ачылды:

  • гомуми белем бирү программасын үзләштерү процессында планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү;
  • дәресләрдә метапредмет алымны гамәлгә ашыру;
  • укучыларның метапредмет нәтиҗәләрен, шул исәптән ОВЗ булган балаларның тормыш компетенцияләрен бәяләү;
  • дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлек барышында укучыларда универсаль уку гамәлләрен формалаштыру алымнары;
  • укучыларның контроль-бәяләү эшчәнлеген оештыру.

Нәтиҗәләр ясаганда тыңлаучылар квалификация күтәрү программасының практик юнәлгәнлеген билгеләп үттеләр. Алар белем сыйфатын күтәрү өлкәсендә һөнәри компетенцияләрне камилләштерү мөмкинлеге өчен «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе җитәкчелегенә һәм укытучылар коллективына олы рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея