• Русский
  • Татарча

Казахстан, Астана: ясалма интеллект мәгарифне ничек үзгәртә һәм «ДиректориУм» проекты лидерлары нинди идарә итү стратегияләрен куллана?

Казахстан, Астана: ясалма интеллект мәгарифне ничек үзгәртә һәм «ДиректориУм» проекты лидерлары нинди идарә итү стратегияләрен куллана?

11 нче октябрьдән 17 нче октябрьгә кадәр «ДиректориУм» проектын башлап җибәргән мәгариф оешмалары җитәкчеләре командасы «Алгарыш» гранты кысаларында Казахстан Республикасының Астана шәһәрендә масштаблы стажировка уздырды.

Стажировка темасы — «Ясалма интеллект ярдәмендә мәктәп мәгарифен цифрлы трансформацияләү: идарә итү стратегияләре, укытуны шәхсиләштерү һәм этик стандартлар». Сәфәрләр барышында катнашучылар Казахстанның алдынгы мәгариф оешмалары тәҗрибәсе белән таныштылар һәм аны Татарстан мәктәпләрендә куллану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Стажировканың төп нәтиҗәсе: ясалма интеллект укытучыны алыштырмый, ә аны укучы өчен юл күрсәтүчегә һәм остазга әйләндерә, шул ук вакытта укучыларның табигый һәм эмоциональ интеллектын үстерү өчен вакытны күбрәк калдыра. Казахстан мәктәпләрендә ясалма интеллектны этик яктан куллануга һәм когнитив булмаган күнекмәләрне — эмпатияне, иҗадилыкны, үз-үзеңне оештыра белүне үстерүгә зур игътибар бирелә. Кыйммәтләргә нигезләнгән тәрбиягә аерым әһәмият бирелә: ул декларатив яки формаль характерда түгел, ә гамәлләрдә чагыла. Мәсәлән, HarmonySchool укучыларда һәм педагогларда ясалма фәһемгә һәм үз-үзеңне үстерүгә җаваплы мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңлауны актив рәвештә формалаштыра.

«Бiлiм-инновация» фондына сәфәр барышында катнашучылар мәгарифкә системалы якын килү тәҗрибәсе белән таныштылар. Фонд белем бирү платформаларын эшләү белән генә шөгыльләнми, ә алардан файдалану культурасын да формалаштыра. Монда ясалма фәһемне кертү академик белемнәр белән беррәттән кыйммәтләр, цифрлы культура һәм этик җаваплылык та формалаша торган белем бирү мохитен булдыру буларак карала. Технологияләр шәхесне һәрьяклап үстерүгә хезмәт итә.

NURORDA лицеенда катнашучыларны технологияләрнең тирәнтен интеграцияләнүе таң калдырды. Монда барысы өчен дә бертөрле укыту юллары юк, алар урынына һәр укучы өчен геймификация һәм башка заманча технологияләр ярдәмендә шәхси белем алу траекторияләре төзелә.

Казахстанның югары белем бирү өлкәсендәге алдынгы уку йорты — Назарбаев Университетына бару катнашучыларга мәгарифнең өзлексезлеген тәэмин итү моделe белән танышырга мөмкинлек бирде. Назарбаев Зияткерлек мәктәпләре (NIS) аша «мәктәп — университет» бәйләнеше бердәм үсеш траекториясен булдыра. Халыкара хезмәттәшлек, көчле фәнни-тикшеренү мохите һәм фәнгә юнәлеш алу ачык юнәлеш билгели: укучыларның тикшеренү потенциалын мәктәптә үк, кечкенә яшьтән үстерергә кирәк.

Стажировка «ДиректориУм» проекты җитәкчеләренең ясалма интеллектның мәгарифтәге роле турындагы карашларының дөреслеген раслады. Иң мөһиме — ясалган материалларның саны, аларның тышкы яктан җәлеп итүчәнлеге яки кулланылган коралларның функциональ мөмкинлекләре түгел. Цифрлы трансформациянең уңышы технологияләрне, этик принципларны һәм шәхесне тирәнтен, күпьяклы һәм бербөтен итеп үстерүгә юнәлдерелгән максатчан эшне дөрес берләштерүгә бәйле.

Мәгариф оешмалары җитәкчеләренең бурычы — чит тәҗрибәне күчереп алу түгел, ә уңышның нигезендә яткан принципларны аңлау һәм аларны үз шартларына яраклаштыру.

Стажировкада катнашучылар «Алгарыш» грантына һәм кабул итүче якка оештырылган белем алу тәҗрибәсе өчен рәхмәт белдерәләр. «ДиректориУм» командасы Татарстан мәктәпләрен үзгәртүгә әзерләнеп, һәр укучы, укытучыга игътибар һәм хөрмәт күрсәтүгә нигезләнгән яңа идеяләр белән кайта.

Фотогалерея: