
Укытучы йортының яңа киңлеге республика башлангыч сыйныф укытучыларының җанлы аралашу урынына әверелде. «Башлангыч сыйныф укытучысы эшчәнлегендә цифрлы белем бирү инструментлары» дигән өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасын (кураторы — Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы) гамәлгә ашыру кысаларында тыңлаучылар Подлужная урамында урнашкан Укытучы йортында булдылар.
Укытучы йорты хезмәткәрләре кунаклар өчен бина һәм сквер буйлап экскурсия үткәрделәр, Йортның концепциясе һәм аның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Шулай ук эшчәнлекнең төп юнәлешләре, планлаштырылган чаралар һәм яшь педагоглар өчен проектлар турында сөйләделәр.
Очрашу кысаларында хезмәттәшләр һөнәри тәҗрибә уртаклашу, белем бирү өлкәсендәге элемтәләрне киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, Укытучы һәйкәле янында истәлеккә фотога төштеләр. Очрашу нәтиҗәләре буенча педагоглар яңа киңлекнең һөнәри үсеш өчен иң заманча һәм нәтиҗәле мәйданчыкка әверелүенә өмет белдерделәр.




