21 октябрь, 2026 - 11:17

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының уку залында «Интеллект-Үзәк» нәшриятының яңа басмалары күргәзмәсе уза.
Күргәзмәдә түбәндәге басмалар тәкъдим ителгән:
- 2027 елда үткәреләчәк Бөтенроссия тикшерү эшләренә (ВПР), дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА), төп дәүләт имтиханына (ОГЭ) һәм бердәм дәүләт имтиханына (ЕГЭ) укучыларны әзерләү өчен гуманитар һәм табигый-фәнни юнәлештәге мәктәп фәннәре буенча уку ярдәмлекләре;
- математика, алгебра һәм геометрия буенча күнегү дәфтәрләре;
- 10–11 нче сыйныфлар өчен «Индивидуаль проект» күнегү дәфтәре.


