• Русский
  • Татарча

«Татарстан Республикасының киләчәк укытучысы» республикакүләм конкурсының финалистларын бүләкләү тантанасы

23 декабрь көнне «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе базасында Казанда «Татарстан Республикасының киләчәк укытучысы» республикакүләм конкурсының финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелде.

Конкурсның учредительләре - «Открытая школа 2035» компаниясе (Мәскәү шәһәре, МИСиС), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты.

Региональ бәйгенең финалистларын бүләкләү тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары И.Г. Хадиуллин, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л.Н. Нугуманова катнаштылар, алар бәйгенең 41 җиңүчесенә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Бәйгедә катнашучылар алдында цифралы грамоталылык өлкәсендә һәм цифралы технологияләрне мәгариф системасында куллана белүдә үз һөнәри осталылыгыңны күрсәтә белү бурычы тора иде. Яхшыларның да яхшылары «Укытучының цифралы ярдәмчеләре» темасына эссе язуда һәм укытучы практикасыннан ЦМР кулланып дәреснең технологик карталарын язуда көч сынаштылар.

Бәйгенең җиңүчеләре алга таба заманча педагогик технологияләр һәм цифралы белем буенча танылган мәгариф экспертлары катрнашында «Цифралы мәктәп лидеры» дип исемләнгән сертификацион программа үтүгә чакыру кабул иттеләр, ул 23-26 декабрь көннәрне Ресурс үзәге базасында үтәчәк.