• Русский
  • Татарча

Гыйльми совет утырышы

Гыйльми совет утырышы

28 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Гыйльми советы утырышы узды, анда Гыйльми совет әгъзалары һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.

Утырышны ректор Л.Н. Ногманова ачып җибәрде, ул көн тәртибен расларга тәкъдим итте һәм «2027 елга Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри белем бирү программаларын (модульләрен) раслау» доклады белән чыгыш ясау өчен сүзне укыту-методика эшләре буенча проректор Р. Г. Хәмитовка тапшырды. 

Аннары мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Г.Р. Хәмитованың ата-аналар берләшмәсе белән эшләүнең яңа форматларын кертүгә һәм бу юнәлештә педагогларның һөнәри компетенцияләрен үстерүгә багышланган «мәгариф эшчәнлеге өлкәсендә мәктәпкәчә белем бирү педагогының һөнәри үсеше» дигән доклады тыңланды һәм фикер алышынды. 

Киләсе мәсьәлә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни һәм педагогик хезмәткәрләренең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан итү иде. 

Утырышта шулай ук фәнни җитәкчеләр кандидатуралары, 1 нче курс аспирантларының диссертация тикшеренүләре темалары һәм аларның индивидуаль эш планнары каралды һәм раслауга тәкъдим ителде, аспирантларга тиешле кафедралар беркетелде. 

Һәр доклад һәм хәбәр йомгаклары буенча Гыйльми совет карары кабул ителде. 

Утырыш ахырында институт ректоры Людмила Николай кызы Ногманова институт коллективын якынлашып килүче бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

Фотогалерея: