2 ноябрь, 2026 - 13:01

ТР Мәгарифне үстерү институтының уку залында «Экзамен» нәшриятының яңа басмалары күргәзмәсе уза.
Табигый-фәнни юнәлештәге мәктәп предметлары буенча укучыларны 2027 елга Бөтенроссия тикшерү эшләренә (ВПР), төп дәүләт имтиханына (ОГЭ), бердәм дәүләт имтиханына (ЕГЭ) әзерләү өчен уку әсбаплары, шулай ук 4-5 нче сыйныфларда Бөтенроссия тикшерү эшләренә (ВПР) әзерләү өчен биремнәрнең универсаль җыентыклары (математика, рус теле, әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, әдәбият, тарих, биология, география) тәкъдим ителде.





