
«Физик-химик алгарыш» белем бирү проекты сайтында Татарстанның күренекле галимнәренә багышланган виртуаль музей ачылды. Экспозиция физика, химия, математика һәм информатика үсешенә өлеш керткән тикшеренүчеләр белән таныштыра.
«Музей» бүлегендә галимнәрнең тормышы, һөнәри эшчәнлеге һәм фәнни казанышлары турында материаллар урнаштырылган. Виртуаль экспозиция 35 мәгълүмати плакат, тематик мәкалә һәм аудиоязманы үз эченә ала.
Плакатларда тикшеренүчеләрнең биографияләре, фотосурәтләр, аларның тормыш һәм эшчәнлек даталары күрсәтелгән. QR-кодлар видеоматериалларга, өстәмә басмаларга, библиографик мәгълүматларга һәм фәнни хезмәтләргә күчәргә мөмкинлек бирә. Мәкаләләр һәм аудиоязмалар төбәкнең фәнни мәктәпләре үсеше тарихы белән җентекләбрәк танышырга ярдәм итә.
Музей геройлары арасында химиклар Александр Бутлеров һәм Александр Арбузов, физиклар Евгений Завойский һәм Семен Альтшулер, математиклар Николай Лобачевский һәм Михаил Нужин, шулай ук информатика өлкәсендә белгечләр Рәис Бохараев һәм Бәшир Рәмиев бар.
Виртуаль музей материаллары мәктәп укучылары, укытучылар һәм фән тарихы белән кызыксынучылар өчен каралган. Аларны мөстәкыйль өйрәнү һәм дәресләргә әзерләү өчен кулланырга мөмкин.
«Физик-химик алгарыш» проекты Татарстанда табигый-фәнни белем бирүне үстерүгә, укучыларның физика һәм химия белән кызыксынуын арттыруга, укытучыларга һәм укучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Экспозиция белән «Физик-химик алгарыш» проектының рәсми сайтында танышырга мөмкин.


