• Русский
  • Татарча

Республика методик эшләнмәләр конкурсы йомгаклары

Барлык катнашучыларны котлыйбыз!

Чаралар үткәрү өчен төзелгән Республикакүләм авторлык методик эшләнмәләр конкурсына йомгаклар ясалды. Конкурсның җиңүчеләре исемлеге белән ТР Мәгарифне үстерү институтының 26.12.2019 елның 435 номерлы боерыгына кушымтада танышырга мөмкин.

Конкурсның җиңүчеләре һәм лауреатлары дипломнар, ә конкурста катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнә. Конкурста катнашу турында дипломнар һәм сертификатларны түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: https://yadi.sk/d/9Xt5jazuEiShzQ.

Игътибар, сертификатлар Cез үзегез юллаган гаризалардагы мәгълүматларга нигезләнеп тутырылган.