• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректорының якынлашып килүче Яңа ел белән котлавы

Хөрмәтле коллегалар! Кадерле дуслар!

Яңа ел белән чын күңелдән котлауларны кабул итеп алыгыз!

Безнең һәркайсыбыз өчен Яңа ел - искиткеч бүләкләр һәм сюрпризлар чоры, гаилә учагы җылысы һәм якын кешеләрнең мәхәббәте. Ул - үткәннәргә нәтиҗә ясау һәм аны аңлау вакыты, зур өметләр вакыты, яңа эшләр һәм гамәлләр өчен башлангыч нокта.

Киләсе ел безнең өчен ике бик әһәмиятле юбилей - ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән билгеләп үтеләчәк. Шушы юбилей даталарын билгеләп үтәргә әзерләнгәндә, без милләтләр, конфессияләр һәм мәдәниятләр бердәмлеге символы буларак Татарстанның тарихын һәм үзенчәлеген онытмыйбыз. Халкыбызның рухи мирасын ныгытып саклап, без үткәнебезнең данлы традицияләрен ныгытабыз.

Узып баручы ел Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты өчен мөһим ел булды. ТР Мәгарифне үстерү институтында белем бирү процессының цифрлы трансформациясе башланды, ул алдынгы Индустрия 4.0 технологияләре мөмкинлекләрен: болытта исәпләүләрне, ясалма интеллектны, виртуаль һәм өстәлмә чынбарлыкны, big data, аддитив җитештерүне, интернет әйберләрне, бүленгән реестрларны, блокчейнны, эшчәнлекнең онтологик модельләрен кулланырга мөмкинлек бирә.

Партнер-оешмалар: ЮНЕСКОның Мәгариф өлкәсендә мәгълүмат технологияләре институты, Казан федераль университеты, Югары икътисад мәктәбе, Россия мәгариф академиясе, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең мәгарифне үстерү федераль институты, РОСНАНО Мәктәп лигасы, нәшриятлар һәм белем бирү электрон платформалары, «Русское слово», «Просвещение», Физикон, Библиколош, Якласс, «Ачык мәктәп 2035», Яндекс һ.б. белән берлектә тормышка ашырыла торган федераль инновацион проектлар институтның күренекле вакыйгалары булды. Алар безнең республика педагогларының һөнәри осталыгын үстерүдә катнашалар, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрен җәлеп итәләр. Безнең ышанычлы партнерларыбыз бар, алар белән көчләрне берләштереп, алга таба хәрәкәт итәбез.

Хөрмәтле коллегалар! Уртак хезмәтегез, иҗади омтылышларыгыз һәм педагогик бергәлеккә тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.
Киләсе 2020 ел иң кыю өметләрне акласын, барлык башлангычларыбыз уңышка ирешсен һәм чәчәк атсын, муллык китерсен. Ул иҗади идеяләр, кызыклы проектлар, яхшы яңалыклар белән тулылансын һәм яңа үрләр яулансын. Бары тик уртак максат белән мавыккан фикердәшләр командасы гына теләсә нинди ниятләрне башкарып чыга алалар.
Сезгә уңай үзгәрешләр һәм уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иминлек телибез! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм сәламәтлек телим!

Ихтирам белән,
ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры
Л.Н. Нугуманова