• Русский
  • Татарча

Гыйльми совет утырышы

Гыйльми совет утырышы

25 нче ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Гыйльми советы утырышы булды, анда Гыйльми совет әгъзалары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре, мактаулы остазлар катнашты. 

Утырышны Л.Н. Ногманова ачып җибәрде, ул ректор И.И. Гыйльметдиновны Гыйльми совет рәисе итеп расларга тәкъдим итте һәм утырышны алып бару өчен аңа сүз бирде.

Аннары «2027 елга институтның дәүләт биреме проектын формалаштыру турында» доклады белән фәнни-методик һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Л.П. Шәмсетдинова чыгыш ясады. Докладта 2027 елга дәүләт йөкләмәсен формалаштыруның төп алымнары, институтның фәнни-методик һәм инновацион эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре, эшләрне башкаруның планлаштырыла торган күләмнәре һәм механизмнары билгеләнде. Институт бурычларының мәгариф өлкәсендәге дәүләт өстенлекләренә туры килүенә аерым игътибар бирелде.

 Программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге директоры Г.А. Зияева  «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының проект эшчәнлеген оештыруда системалы якын килүне гамәлгә ашыру» дигән доклад белән чыгыш ясады, анда институтның проект эшчәнлеген оештыруга системалы якын килү, проектларны төбәк мәгариф киңлегенә интеграцияләү механизмнары һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруда проект идарәсенең роле ачылды. 

Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге башлыгы В.Я. Шабалинаның «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше буларак аспирантларның диссертация тикшеренүләре» дигән чыгышында хәзерге этапта аспирантлар әзерләүнең актуаль проблемалары каралды, институтның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген үстерү өчен аспирантларның диссертация тикшеренүләренең әһәмияте ачылды, шулай ук сыйфатны һәм нәтиҗәлелекне арттыру мәсьәләләренә игътибар бирелде. 

Һәр доклад һәм хәбәр нәтиҗәләре буенча Гыйльми совет карары кабул ителде.

 

Фотогалерея: