• Русский
  • Татарча

«Земский учитель» программасында катнашуга гаризалар җыю буенча бөтенроссия мәгълүмат ресурсы эшләп китте

10 гыйнварда Россия Мәгариф министрлыгы "Земский учитель" Бөтенроссия мәгълүмат порталын эшләтеп җибәрде, ул педагогларга 50 мең кешегә кадәр халкы булган авылларда, поселокларда яки шәһәрләрдә вакансияләр табарга мөмкинлек бирәчәк. Портал, «Земский учитель» программасында катнашучыларның һәм оештыручыларның бердәм нокта аша оптималь үзара хезмәттәшлеген тәэмин итеп, бер тәрәзә принцибы буенча эшли.

Яңалыкларның тулы тексты белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.