• Русский
  • Татарча

Рус теленнән укыту семинары

2020 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты базасында рус теле укытучылары өчен «Мәктәп укучылары өчен рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабына олимпиада биремнәре спецификасы һәм әзерләнү үзенчәлекләре» дигән уку семинары узды.

Семинар эшендә Казан, Норлат, Лениногорск, Бөгелмә, Чистай мәктәпләреннән, шулай ук Алексеевск, Питрәч һәм Ютазы районнарыннан 40 тан артык укытучы катнашты.

Семинарда тел белеме бүлекләре буенча олимпиада биремнәрен классификацияләү, рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль һәм төбәк этабына әзерләнү системасын төзү, олимпиада эшләрен тикшерү һәм бәяләү системасы һәм әлеге фән буенча Бөтенроссия олимпиадасының барлык дәрәҗәләрендә укучыларны әзерләүдә мәшгуль булган укытучыга карата куелган таләпләр каралды.

Укуларны социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты А.В. Михеев һәм доцент, филология фәннәре кандидаты Д.Р. Копосов үткәрделәр.

Семинар нәтиҗәләре буенча катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Фотогалерея