• Русский
  • Татарча

«Балачак этнографиясе» дип исемләнгән воркшоп

2020 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Балачак этнографиясе» дип исемләнгән воркшоп үткәрелде.

Воркшопта Казан, Норлат, Болгар, Әлмәт, Кукмара, Зәй, Арча, Алабуга, шулай ук Алексеевск, Биектау һәм Тәтеш районнары мәгариф учреждениеләреннән утыздан артык педагог катнашты.

Воркшопта катнашучылар тарафыннан белем бирү эшчәнлегендә традицион мәдәният формаларын куллану тәҗрибәсе турында дискуссия оештырылды, күчмә уеннар һәм көнкүреш биюләре үзләштерелде, шулай ук текстиль уен курчагы әзерләнде.

Укуларны традицион мәдәният һәм этномәдәни белем бирү өлкәсендә белгечләр Н.Б. Кондратьев, К.М. Сәитова, А.В. Самойлова һәм Ю.В. Әхмәтҗанова үткәрделәр.

Воркшоп нәтиҗәләре буенча катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Фотогалерея