• Русский
  • Татарча

«Заманча дәрес - 2020» методик эшләнмәләр республика конкурсы

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе «Заманча дәрес - 2020» методик эшләнмәләр республика конкурсы (алга таба - Конкурс) башлану турында игълан итә.

Конкурсның төп максаты - педагогик хезмәткәрләрнең инновацион эш тәҗрибәсен ачыклау, гомумиләштерү һәм тарату, белем бирү процессын фәнни-методик яктан тәэмин итүне камилләштерү, иҗади эшләүче педагогларга ярдәм итү һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрү.

Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары педагогларын конкурста катнашырга чакырабыз.

Конкурста катнашу өчен 2020 елның 25 февраленә кадәр бирелгән сылтама буенча анкетаны тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/5e2fcf84672fe702782b1d92/

Барлык конкурсантларга да конкурста катнашучы сертификаты тапшырылачак.

Конкурс турындагы нигезләмәне (PDF һәм WORD форматында) «ГРАНТлар һәм КОНКУРСЛАР» бүлегеннән алырга мөмкин.

Барлык барлыкка килгән мәсьәләләр буенча өстәмә мәгълүматны ТР Мәгарифне үстерү институтының методик эшчәнлекне үстерү бүлеге мөдире О.В. Мартьяновадан алырга мөмкин. Элемтә өчен телефон: 533-03-90.