• Русский
  • Татарча

Рус теле буенча күчмә белем бирү семинары

2020 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының “Аерым предметларны тирәнтен өйрәнүче 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ базасында рус теле укытучылары өчен “Олимпиада биремнәренең үзенчәлеге һәм рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабына әзерлек үзенчәлекләре” дип исемләнгән белем бирү семинары узды.

Семинар эшендә Түбән Кама, Тукай, Түбән Кама һәм Зәй районнарыннан алтмыштан артык укытучы катнашты.

Семинарда тел белеме бүлекләре нигезендә олимпиада биремнәрен классификацияләү, рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль һәм төбәк этабына әзерләнү системасын төзү, олимпиада эшләрен тикшерү һәм бәяләү системасы һәм әлеге фән буенча Бөтенроссия олимпиадасының барлык дәрәҗәләрендә укучыларны әзерләүдә мәшгуль булган укытучыга карата куелган таләпләр каралды.

Укуларны социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты А.В. Михеев һәм доцент, филология фәннәре кандидаты Д.Р. Копосов үткәрде.

Семинар йомгаклары буенча катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Фотогалерея