• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы үткәрелде

31 гыйнварда ТР Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы үткәрелде.
“2019 елда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының профессорлар-укытучылар составы тарафыннан уку йөкләнешен үтәү турында” дигән темага доклад белән Гафурова Гөлнара Идрис кызы чыгыш ясады.

Гыйльми советның 2019 елда эше турында Институтның гыйльми сәркатибе Шәйхетдинова Галия Айратовнаның хисабы тыңланды.

2020 елга түбәндәге планнар:

  • гыйльми совет;
  • нәшрият эшчәнлеге;
  • кафедраның киңәйтелгән утырышларында катнашу һәм институт лабораторияләренә йөрү графиклары расланды.

Вакантлы вазыйфаларга конкурс игълан ителде.