• Русский
  • Татарча

Яшь педагоглар өчен дизайн-сессия («Укытучы 2.0» ФИМ)

2020 елның 29 гыйнварында «Иннополис Мәктәбе» ДАМУ базасында «Укытучы 2.0» федераль инновацион мәйданчыгы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Яшь педагоглар советы белән берлектә «Мәгарифне цифрлаштыру шартларында педагогның һөнәри үсеше» темасына Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары яшь педагогларының дизайн-сессиясе үткәрелде.

Педагогларны ТР Мәгарифне үстерү институты проректоры Хәмитов Р.Г. һәм ТР Яшь педагоглар советы рәисе Кәримов Р.А сәламләделәр. Шулай ук чарада катнашучылар EdCrunch конференциясенә нигез салучы һәм программа директоры, "Ачык мәктәп" мәгариф проектына нигез салучы Н.М. Киясовның видеомөрәҗәгатен карадылар. (карау өчен сылтама: https://yadi.sk/d/7qBsswnlXOyAQ).

"Ачык мәктәп" проектының әйдәп баручы методисты Чекалина Т.А. белем бирүнең һәркемнең мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә торган цифрлы трансформациясе турында сөйләде.

«Укытучы 2.0» проекты кысаларында «ЯКласс» мәгариф платформасы һәм «Прогресс» стратегик үсеш мәктәбе» ЧОУ белән хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни хезмәткәре Башлай Э.Х. һәм «Ресурс» ППМС үзәге директоры Э.А. Мифтахова «Педагогларны үзүсешкә мотивацияләү ысуллары» темасына тренинг үткәрделәр.

Мастер-классларда тәҗрибәле педагоглар дизайн-сессиядә катнашучыларга заманча ИТ-инструментларның мөмкинлекләрен ачып кына калмадылар, бәлки үзләре дә «ЯКласс» мәгариф платформасы функционалын (Комеко Д.А., Камалетдинова И.А.), «Учи.ру» (Ясавеева Д.М., лампиева М.В.), Google сервислары (Яхин И.Я.), «Трелло» уртак проект эше өчен кушымталар (Кәримов Р.А.) белән эшләп карарга мөмкинлек бирделәр. Моннан тыш, яшь педагоглар мөстәкыйль белем бирү өчен үз LMS-платформаларын (Владыкина М.А.) төзергә һәм eduScrum проектлау технологиясенең (Хамидуллин Р.Р.) нечкәлекләренә төшенергә тырышып карадылар, уку процессын ClassDojo һәм ClassCraft (Гайнетдинов А.В.) ярдәмендә ничек геймификацияләргә мөмкин булуын белделәр.

Ахырда menti.com сайтында интерактив онлайн-сораштыру форматында рефлексия үткәрелде. Әлеге сораштыру нәтиҗәләре буенча катнашучыларның фикерләре һәм сораулары җыелды, алар киләчәктә үткәерләчәк чараларны тагын да файдалы һәм кызыклырак итәргә мөмкинлек бирәчәкләр.

Дизайн-сессиядән фоторәсемнәрне түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://drive.google.com/open?id=1BHN3Tn2hKI0iyrRawSTA2h9NtdJIYkZ7

Видеоролик: https://youtu.be/VJOKVVpKn9o

«Укытучы 2.0» федераль инновацион проекты, чаралар планы, шулай ук катнашучының яисә ФИП экспертының сертификатын алу шартлары турында тулырак мәгълүматны безнең сайтның махсус бүлегендә таба аласыз (http://irort.ru/node/215).

Сезне чараларда катнашучылар һәм чыгыш ясаучылар сыйфатында көтеп калабыз!

Фотогалерея