• Русский
  • Татарча

Вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс турында игълан

«Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе 2017 елның 8 сентябрендәге 309 номерлы «Профессор-укытучылар составына караган педагогик хезмәткәрләрне биләү һәм аттестацияләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» карары, 2018 елның 28 июнендәге 177 номерлы «Фәнни хезмәткәрләрнең вакантлы вазыйфасын биләүгә нигезләмәне раслау турында» карары һәм Гыйльми советның 31.01.2020 номерлы карары нигезендә (1 нче беркетмә) профессор-укытучылар составына караган педагогик хезмәткәрләрнең вакантлы вазыйфасын биләүгә (1-нче кушымта); Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни хезмәткәрләренең вакантлы вазыйфаларын биләүгә (2 нче кушымта) конкурслар игълан итә.

Конкурс 2020 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының гыйльми советы утырышында түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: 420015, Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 68.

Гаризалар һәм документларны конкурс турындагы Нигезләмә (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтында «Документлар» бүлегендә урнаштырылган) нигезендә галим сәркатип исеменә җибәрергә.

Вазыйфага дәгъва кылуга документлар 2020 елның 10 апреленә кадәр кабул ителә.

Вазыйфаларның тулы исемнәре әлеге белдерүнең 1-нче һәм 2-нче кушымталарында күрсәтелгән.

«Профессор-укытучылар составына караган педагогик һәм фәнни хезмәткәрләрнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс уздыру турында» 03.02.38 номерлы боерыгы