• Русский
  • Татарча

«Үсеш педагогикасы - һәр баланың уңышка ирешү гарантиясе» мәгариф форум

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты "БИНОМ. Лаборатория знаний" нәшрияты белән берлектә 5 һәм 6 февральдә «Үсеш педагогикасы - һәр баланың уңышка ирешү гарантиясе» мәгариф форумын уздыра.

Форумда үсеш өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр: РАО академигы Асмолов А.Г.; педагогика һәм социаль фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Вахрушев А.А.; система-эшчәнлекле педагогика институтының фәнни җитәкчесе Петерсон Л.Г. һ.б. катнашалар. Программа өстәп бирелә.

5 февральдә мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү, «Математика» һәм «Мәгълүмат һәм ИКТ» предметлары буенча форум секцияләре «РЦМКО» ДБУ базасында (10.00 сәгатьтә башлана), «Физика» предметы буенча секция - КФУның Физика институты базасында узачак (14.30 сәгатьтә башлана).

Форумның икенче көне 6 февральдә «Регина» кунакханә комплексы базасында (Казан шәһәре, Малые Клыки бистәсе, Зур Кызыл ур., 119 йортта, 10.00 сәгатьтә башлана) узачак.

Фикер алыша торган мәсьәләләр:

  • «Билгесезлек чорында мәгарифне кабаттан эшләтү: элеккеге тәҗрибә диктатурасыннан - мөмкинлекләр индустриясенә» (Асмолов А.А.);
  • «Мәгариф системасының яңа сыйфатка күчү шартлары. 21 гасыр күнекмәләрен формалаштыру механизмнары һәм педагогик инструментлары ("Укырга өйрәнәм" мәгариф системасы мисалында)(Петерсон Л.Г.);
  • "Үстерә торган мәктәпкәчә белем бирү: ул ни өчен, аны ничек төзергә кирәк һәм төзергәме?" (Скоролупова О.А.);
  • «Башлангыч мәктәптә үстерүче системаларны куллану нигезендә белем бирү нәтиҗәләрен арттыру» (Вахрушев А.А., Восторг Е.В., Нечаева Н.В.);
  • «Үстерә торган белем бирү - алгебраны нәтиҗәле укыту нигезе» (Мардахаева Е.В.);
  • «Цифрлы күнекмәләр һәм исәпләү фикерләү - цифрлы дөнья таләпләре» (Босова Л.Л.);
  • "Төп ситуацияләрне анализлау - физиканы укыту һәм мәсьәләләр чишү методы" (Фишман А.И.)