• Русский
  • Татарча

Гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен киңәшмә

"Вклад в будущее" Сбербанк хәйрия фондының "Мәктәп өчен цифрлы шәхси белем бирү платформасы" программасы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты белән берлектә 2020 елның 20 февралендә төбәктән сайлап алу өчен тәкъдим ителгән гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 2020/2021 уку елында әлеге программага кертелү өчен гомуми белем бирү оешмалары билгеләнәчәк. Шәхси белем бирүнең цифрлы платформасы укытуның һәм нәтиҗәләрне бәяләүнең индивидуаль траекторияләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итә.