• Русский
  • Татарча

Гомуми белем бирү оешмаларында «Туган тел - рус теле» предметын укыту үзенчәлекләре» квалификация күтәрү курслары

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең 2018 елның 20 июнендәге 05-192 номерлы «Россия Федерациясе халыклары телләре арасыннан туган телләрне өйрәнү турында» Россия Федерациясе халыклары телләре арасыннан туган телләрне өйрәнү турында хат»ын тормышка ашыру максатыннан ТР Мәгарифне үстерү институтының социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы тарафыннан «Туган тел - рус теле» предметын укытучы рус теле укытучылары өчен «Мәгариф оешмасында «Туган тел - рус теле» предметын укыту үзенчәлекләре: фәнни-методик нигезләре, максатлары, эчтәлеге» дигән белем бирү программасы эшләнде. Квалификация күтәрү курслары 2020 елның 20 гыйнварыннан 7 февраленә кадәр узды.

Курслар программасы түбәндәге максатларга ирешүне күздә тота: укытучыларны укыту процессында рус теле һәм тарихы, рус халкының теле һәм рухи мәдәнияте арасындагы үзара бәйләнешне ачарга, рус теленең милли-мәдәни үзенчәлеген ачарга ярдәм итә торган алымнар һәм методлар белән таныштыру; белем алучыларның сөйләм мәдәниятен арттыруга, сөйләм мәдәниятен гамәли үзләштерүгә ярдәм итә торган методика белән таныштыру (телдән һәм язма формада сөйләмне дөрес әйтү һәм конструкцияләү өчен заманча рус теле нормаларын аңлы файдалану күнекмәләре). Курсларны тыңлаучыларның стажировкасы Казан шәһәре Совет районының «159 нчы лицей» МББУ базасында узды, анда курслар тыңлаучылар ачык дәресләрдә, «Туган тел - рус теле» предметы буенча мастер-классларда булдылар, шулай ук әлеге предмет буенча дәрестән тыш эшчәнлекнең төрле формалары, рус теле һәм әдәбияты кабинеты җиһазланышы белән таныштылар.

Курсларга фотолар