• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасында һәм Россия төбәкләрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар уздырыла

Татарстан Республикасында һәм Россия төбәкләрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар уздырыла. 2020 елның 21 февралендә истәлекле датага багышланган чаралар Түбән Новгород өлкәсенең Краснооктябрь һәм Сергач муниципаль районнарында узды.

Чараларда Татарстан делегациясе дә катнашты, делегация составында Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы бар иде. Ул этномәдәни (татар) компоненты булган туган (татар) тел һәм мәгариф оешмаларының директорлары һәм укытучылары белән очрашты һәм туган (татар) тел һәм әдәбиятының актуаль проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашты.

Фотогалерея