• Русский
  • Татарча

Туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумы

2020 елның 21 февралендә Ульяновск шәһәрендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Халыкның бердәмлеген ныгыту факторы буларак мәдәниятара аралашу» төбәкара форумы узды. Форумда Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятләренең башкарма органнары һәм милли-мәдәни автономияләрнең вәкилләре, мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнашты. Пленар утырышта Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен үстерү институты белгечләре Дмитрий Савинов һәм Диана Яндыбаева, Мордовия Республикасы мәгариф министры урынбасары Иван Дугушкин, «Чувашия Республикасы Мәгариф инсититуты»ның этномәдәни белем кафедрасы доценты Анна Егорова чыгыш ясадылар. «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең укыту-методика эшләре буенча проректоры Сагееева Гөлнара Хәниф кызы «Мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек» темасына доклад белән чыгыш ясады.

Форум кысаларында Ульяновск өлкәсе педагогларын губернатор Сергей Морозовның рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән бүләкләделәр, шулай ук «Иң яхшы туган тел кабинеты» конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары билгеләп үтелде. Моннан тыш, форум кысаларында катнашучылар Ульяновск өлкәсенең тел күптөрлелегенең торышы һәм перспективалары, туган телдә аралашуның абруен күтәрү турында фикер алыштылар.