• Русский
  • Татарча

Рус теленнән күчмә уку семинары

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карары һәм «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында расланган дәүләт биреме нигезендә 2020 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «1 нче Алексеевск урта мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында рус теле укытучылары өчен «Нәтиҗәлелеге түбән булган мәгариф учреждениеләрендә рус теле укытучылары эше спецификасы» дип исемләнгән күчмә уку семинары үткәрелде.

Район мәктәпләре укытучылары катнашкан семинар барышында 2020 елда рус теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә укучыларны әзерләү мәсьәләләре, шулай ук орфография һәм пунктуациянең авыр очраклары каралды.

Укуларны социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты А.В. Михеев һәм доцент, филология фәннәре кандидаты Д.Р. Копосов үткәрделәр.

Фотогалерея