• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы мәктәпләрендә дистанцион укытуны оештыру өчен «Ачык мәктәп» платформасы

Татарстан Республикасында Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү һәм республика мәктәпләрендә дистанцион укытуны оештыру белән бәйле рәвештә, «Ачык мәктәп 2035» ресурс үзәге (алга таба - Үзәк) дистанцион дәресләр үткәргәндә педагогларга түбәндәге адрес буенча «Ачык мәктәп» онлайн-платформасы материалларын (алга таба - Платформа) кулланырга тәкъдим итә: https://2035school.ru.

Хәзерге вакытта платформадан файдаланучыларга түбәндәге мөмкинлекләр тәкъдим ителә:

  • Мәктәп программасының 10 фәненнән (Россия тарихы, җәмгыять белеме, математика, алгебра, геометрия, физика, химия, рус теле, инглиз теле, башлангыч математика) медиаматериаллар җыелмасы;
  • Тикшерү эшләрен темалар, бирем типлары, БДИ варианты буенча автомат рәвештә формалаштыру мөмкинлеге булган һәм һәр укучы буенча биремнәр башкарылу статистикасын җыярга мөмкинлек биргән ТДИ/БДИ тренажеры;
  • Тулысынча класска, төркемнәргә, шулай ук аерым укучыга өй биремнәре бирү инструментлары;
  • Укучылар тарафыннан башкарылган биремнәр мониторингы.

Дистанцион укытуны гамәлгә ашырганда платформа ресурсларын куллану педагогларга укучыларны яңа материал белән таныштырырга һәм, электрон белем бирү контентына таянып, гамәли күнекмәләр башкаруны оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Платформа администраторларына һәм педагогларга методик ярдәм күрсәтү максатыннан, 2020 елның 25 мартыннан 29 апреленә кадәр Үзәк вебинарлар оештыра; әлеге вебинарлар кысаларында дистанцион формада белем бирү процессын оештыру өчен платформа белән беррәттән укучыларны йомгаклау аттестациясенә әзерләү өчен инструментлар каралачак.