• Русский
  • Татарча

"БДИ форматында сочинениегә әзерлек системасы. Тест өлеше биремнәрен үтәү үзенчәлекләре" вебинары

2020 елның 10 апрелендә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "БДИ форматында сочинениегә әзерлек системасы. Тест өлеше биремнәрен үтәү үзенчәлекләре" дип исемләнгән вебинар үткәрә.

Семинарда тыңлаучыларның катнашуы коммерцияле булмаган нигездә үткәрелә.

Вебинарның максаты: гомуми белем бирү оешмалары укытучыларына дистанцион укыту шартларында 11 сыйныфта рус теле буенча Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек турында мәгълүмат бирү.

Семинар эксперты: Михеев Александр Владимирович, ТР Мәгарифне үстерү институтының социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы доценты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рус теле буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә җавап бирелгән биремнәрне тикшерү буенча региональ фән комиссиясе рәисе урынбасары – әйдәп баручы эксперты, филология фәннәре кандидаты.

Вебинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • дистанцион укыту шартларында рус теле буенча Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләрен планлаштыру;
  • БДИ форматында инша язу алгоритмы һәм аны бәяләү системасы;
  • БДИның тест өлеше биремнәре үзенчәлекләре ("тозаклар" һәм аларны "әйләнеп узу ысуллары");
  • дистанцион укыту шартларында БДИга әзерлек өчен Google класс платформасы мөмкинлекләрен тәкъдим итү;
  • үз эшләнмәләрне тәкъдим итү.

Вебинарда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: https://go.mywebinar.com/dcxl-nxjm-znsq-bkjd

Контакт өчен техник ярдәм телефоны: 8-917-928-78-25 – Коврова Альбина Альберт кызы