• Русский
  • Татарча

Хөрмәтле «Земский учитель» программасында катнашучылар (претендентлар)!

2020 елның 15 апрелендә ТР Мәгарифне үстерү институтының төбәк операторы тарафыннан гаризалар кабул итү һәм теркәү тәмамлана ("Авыл торак пунктларына, яисә эшчеләр бистәләренә, яисә шәһәр тибындагы бистәләргә, яисә 50 мең кешегә кадәр халкы булган шәһәрләргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендәге 149 номерлы карары белән расланган укытучыларга бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен алуга дәгъва итүчеләрнең конкурс нигезендә сайлап алынуы турында нигезләмә"нең 4.7 пункты).

Статистика буенча, 2020 елның 9 апреленә «Земский учитель» программасында катнашу өчен гаризалар бирүчеләр саны 224 кеше тәшкил итә. Шуларның 37се теркәлү өчен документлар тапшырган, 17 кеше документларны теркәгән һәм «Земский учитель» порталында «хупланган»статусын алган.