• Русский
  • Татарча

Педагогик олимпиада

28 апрельдән 30 апрельгә кадәр "Укытучы 2.0" федераль инновацион проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Педагогик олимпиада" яшь педагогларның һөнәри осталыгы конкурсының икенче этабы уздырылды. Быел конкурс икенче тапкыр узды, хәзер инде төбәкара дәрәҗәдә.

Дистанцион режимда очраклы рәвештә оештырылган командалар бергәләп педагогик кейс чишелешен әзерләделәр һәм тәкъдим иттеләр, 4К буенча заманча дәрес проектын презентацияләделәр.

Катнашучыларның үзләре бәяләвенчә, форматы үзгәрү сәбәпле конкурс берничек тә дәрәҗәсен төшермәгән, командада эшләү күнекмәләрен тикшерергә һәм яңа фикердәшләр табарга мөмкинлек биргән.

Оештыручыларга, экспертларга һәм педагогларга ярдәмчеллек, оешканлык һәм оперативлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!

1
2
3">
4
5
6