• Русский
  • Татарча

Онлайн режимда ачык тыңлаулар

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге белән берлектә, 2020 елның 30 апрелендә «Муниципаль гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренең эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү критерийлары һәм күрсәткечләре» проекты буенча онлайн режимда ачык тыңлаулар уздыруны оештырды.

Проект Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәгариф идарәсе теориясе һәм практикасы кафедрасы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән иде, аның максаты - дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә адекват бәя бирүне тәэмин итү.

Тыңлауларда катнашу өчен Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм башка кызыксынучы затлар чакырылган иде. Киңәшмәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Л.Н. Ногманова һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек мөдире Р.И. Шәяхмәтова мөрәҗәгать итте.

Күпчелек катнашучылар: “Б.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе” ДББУ директоры Р.Ш. Юнысов, ТР Бөгелмә муниципаль районы “3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ директоры Г.В. Дулова, Яшел Үзән районының “1 нче лицей” МБОУ директоры С.Ю. Кудрявцева, “93 нче гимназия” МБОУ (Казан шәһ. Совет районы) директоры И.А. Александровская һәм башка затлар чыгышларында, эш комиссиясе тарафыннан исәпкә алыначак кыйммәтле тәкъдимнәр һәм искәрмәләр әйтелде.

Чараның модераторлары буларак «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Т.В. Яковенко һәм мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире И.Р. Идрисов чыгыш ясадылар.