• Русский
  • Татарча

Россия мәгариф академиясенең «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге «Мәктәп китапханәчеләре балаларга сугыш турында» дигән вебинар оештыра

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Безнең илнең иң төп бәйрәмнәреннән берсе – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Россия мәгариф академиясенең «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге 2020 елның 7 маенда Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә «Мәктәп китапханәчеләре балаларга сугыш турында» дигән вебинар оештыра.

Вебинарны педагог, Мәскәү дәүләт лингвистика университетының мәгълүмати-аналитик эшчәнлек кафедрасы профессоры, доцент Мазурицкий Александр Михайлович үткәрә.

Александр Михайлович – танылган Россия китапханәчесе, китапханә белеме өлкәсендә зур тикшеренү тәҗрибәсе булган, Бөек Ватан сугышы вакытында китапханәләрнең язмышларын өйрәнүгә, аларны торгызуга, трофей фондларына бәйле мәсьәләләргә багышланган эксперт. Ул үз эшен яраткан бер генә буын әзерләмәде; китапханәләр, шул исәптән мәктәп китапханәләре эшчәнлеге буенча күп санлы хезмәтләр авторы.

Күп кенә сәяси эшлеклеләрнең үз карашларына гына таянып тарих битләрен язарга һәм фактларны үзгәртергә, халкыбызның батырлыгын киметергә әзер булган чорда вебинарда сугыш турында хәтерне киләчәк буыннар өчен турыдан-туры трансляцияләү мөһимлеге белән бәйле мәсьәләләр каралачак. Эш барышында алып баручы укучыларга сугыш турында НИЧЕК һәм иң мөһиме НӘРСӘ турында сөйләргә кирәклеген сөйләячәк:

  • Германиядә фашизм барлыкка килү һәм аның асылы.
  • СССРның Испаниядә гражданнар сугышында катнашуы.
  • Испан балаларын СССРга эвакуацияләү.
  • Сугыш башлану. Немец-фашистик оккупационн режимның асылы.
  • СССР территориясендә балалар концентрацион лагерьлары.
  • Сугышта катнашкан балалар.
  • Балаларның фронтка ярдәм күрсәтүдә катнашуы (производствода эшләү, госпитальләргә шефлык ярдәме күрсәтү, Кызыл Армия өчен бүләкләр җыюда катнашу һ. б.)

Безнең илдә һәм дөньяда сугыш турында хәтер ничек саклана. Европада азат итүче Совет сугышчылары һәйкәлләрен җимерү фактлары.

Сугыш нәтиҗәләрен фальсификацияләүгә каршы тору.

Вебинарда катнашу өчен белем бирү оешмалары җитәкчеләре, мәктәп китапханәләре хезмәткәрләре, мәгълүмати-китапханә үзәкләре хезмәткәрләре, предмет укытучылары, педагог-китапханәчеләр чакырыла.

Хөрмәтле коллегалар, вебинарда катнашучылар саны чикләнгән.

Теркәлергә: http://b56968.vr.mirapolis.ru/mira/Do?id=105&s=y7TbsSduST5RQNQDXfPf&type...