• Русский
  • Татарча

«Неокнига» («Неокитап») II Республика фәнни-гамәли конференциясе нәтиҗәләре

Дәүләт биремен тормышка ашыру кысаларында ТР Мәгарифне үстерү институты Югары Ослан районы Куралово урта мәктәбе белән берлектә «Неокнига» II Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрделәр. Татарстан Республикасында Махсус санитар-эпидемиологик режим чорында куркынычсыз укыту һәм тәрбия шартларын тәэмин итү буенча чаралар көчәйтелүгә бәйле рәвештә, конференция читтән торып дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып үткәрелде (катнашучылар чыгышларның видеоматериалларын тәкъдим иттеләр).

Конференциянең максаты – яшь буынның укуга мотивациясен активлаштыру, фәнни-тикшеренү һәм проект эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән уку һәм хәзерге заман әдәбиятын өйрәнү өлкәсендә укучыларның һәм гомуми белем бирү оешмалары педагогларының иҗади, танып-белү һәм интеллектуаль инициативаларын актуальләштерү.

Чарада гомуми белем бирү оешмаларының һәм өстәмә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре (предмет укытучылары, китапханәчеләр, өстәмә белем бирү педагоглары, мәгариф бүлекләре методистлары һ.б.), 7-11 сыйныф укучылары катнашты.

1 нче тур – гариза бирү һәм таләпләргә туры китереп материалларны тапшыру – 2020 елның 15 мартында тәмамланды.

2 нче турда 54 эш тәкъдим ителде, 33 укучы һәм 31 педагогик хезмәткәр бу эшләрнең авторлары булдылар.

2 нче (дистанцион) тур кысаларында конференциянең барлык юнәлешләре буенча дүрт секция эше оештырылды:

  • «Мин – автор» (укучылар, педагогик хезмәткәрләр),
  • Буктрейлер (укучылар, педагогик хезмәткәрләр),
  • Педагогик остаханә,
  • Укучыларның тикшеренү һәм иҗат эшләре.

Чарада катнашучыларның барысы да сертификатлар алдылар, ә иң яхшы эшләр I, II, III дәрәҗә һәм конференция лауреаты дипломнары белән бүләкләнделәр.

«Неокнига» II Республика фәнни-гамәли конференциясе нәтиҗәләре турында «ТР Мәгарифне үстерү институты" өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең 30.04.2020 елдан 185 нче номерлы боерыгы