• Русский
  • Татарча

Хезмәттәшлек турында килешү

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе һәм мәгариф оешмалары, фәнни хезмәткәрләр һәм һөнәри белем бирү педагогларының «Һөнәри белем бирү академиясе» ассоциациясе үзара партнерлык килешүе төзеделәр.

Килешү кысаларында мәгариф оешмалары, фәнни хезмәткәрләр һәм һөнәри белем бирү педагогларының «Һөнәри белем бирү академиясе» ассоциациясе Татарстан Республикасының өстәмә һөнәри белем бирү системасын үстерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыруда фәнни-методик һәм эксперт-аналитик ярдәм күрсәтәчәк.

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» дәүләт автоном өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең партнер-оешмалары потенциалы социаль изоляция шартларында өстәмә һөнәри белем бирү системасының белем бирү киңлеген киңәйтергә һәм өстәмә һөнәри белем бирү системасының цифрлы трансформациясен исәпкә алып, педагогның һөнәри осталыгын үстерү һәм камилләштерү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.