• Русский
  • Татарча

Россия мәгариф академиясенең «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге «Библиомәктәп» белән бергә дистанцион укыту» дип аталган чираттагы вебинар үткәрә

Хөрмәтле коллегалар!

Россия мәгариф академиясенең «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге дистанцион уку шартларында мәктәпкә һәм мәктәп китапханәсенә ярдәмгә чираттагы вебинар үткәрә.
2020 елның 21 маенда Мәскәү вакыты буенча 11:00 сәгатьтә «Библиомәктәп» белән бергә дистанцион укыту» вебинары узачак. Дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып укыту нинди кыенлыклар китереп чыгаруы, уку процессын гамәлгә ашыруда «Библиомәктәп» электрон-китапханә системасы нәрсә белән ярдәм итә алуы турында фикер алышачаклар.

Оештыручылар – «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге һәм «Директ-Медиа» нәшрият йорты.

  • Семинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
  • Мәктәп китапханәсе (мәгълүмати-китапханә үзәге) өчен читтән торып эшләүгә күчү нинди кыенлыклар тудырды һәм ул алга нинди мәсьәләләр куйды?
  • Мәктәптә дистанцион белем бирү шартларында мәктәп китапханәсе (мәгълүмати-китапханә үзәге) нәрсә белән ярдәм итә ала?
  • «Библиомәктәп» – уку процессын алып бару өчен электрон китапханә системасы
  • Мәктәпкә дәреслекләрдән тыш кирәк булган өстәмә әдәбият һәм контент төрләре.
  • Визуаль, аудио һәм интерактив контент өчен уку.
  • «Китап укучы мәктәп» - укучыларны китап укуга тарту өчен методик ярдәм.
  • «Уку аналитигы» - укучының уку компетенциясен бәяләү программасы.
  • Мәктәп укучыларының проект эше – укытучыларга һәм укучыларга «Библиомәктәп»тән ни рәвешле темалар һәм кызыклы материаллар табарга ярдәм итәргә.
  • «Библиомәктәп» нәрсә белән бай? - барлык кешеләрне дә җәлеп итәрлек уникаль контент.

Алып баручы спикер:
Костюк Константин Николаевич, Директ-Медиа» ИД генераль директоры.

Анда катнашу өчен гомуми белем бирү системасының белем бирү оешмалары җитәкчеләре, мәктәп китапханәләре һәм мәгълүмати-китапханә үзәкләре хезмәткәрләре, әдәбият укытучылары һәм сыйныф җитәкчеләре чакырыла.

Хөрмәтле коллегалар, сезне катнашучылар саны чикле булуы турында кисәтәбез.
вебинара ограничено.
Теркәлү http://b56968.vr.mirapolis.ru/mira/Do?id=109&s=KyrhnzBn6IZBIFn7N5BV&type...