• Русский
  • Татарча

«TeachMeet» онлайн семинары (ФИП «Укытучы 2.0»)

2020 елның 15 маенда TeachMeet форматында гомуми белем бирү оешмаларының яшь педагоглары өчен «Дистанцион укытуны оештыру буенча лайфхаклар» темасына укыту семинары үткәрелде. Чара башында семинарны оештыручыларның берсе – ТР Мәгарифне үстерү институты лабораториясе мөдире һәм «Укытучы 2.0» проекты координаторы Шәехов Марат Рәшит улы әлеге TeachMeet дистанцион укыту проблемалары буенча яшь педагогларның фикерен сораштыру нигезендә максатчан оештырылуы турында сөйләде.

Аннары семинар программасы буенча Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән спикерлар чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хәмзә кызы, «Ресурс» үзәге директоры Мифтахова Эльмира Әнәс кызы укучыларның ата-аналары белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне оештыру буенча киңәшләр бирделәр. «Укытучы 2.0» проекты партнеры Комеко Динә Азат кызы укучыларның күчерүләрен булдырмауда «ЯКласс» платформасы мөмкинлекләрен күрсәтте. Pedsovet.org сайты мөхәррире – рус теле һәм әдәбияты репетиторы Кулик Наталья Михайловна, компьютер да, телефон да, интернет та булмаган укучыларның эшен оештыру буенча үз тәҗрибәсеннән чыгып гамәли киңәшләр бирде. Татарстан Республикасы Лаеш районы психологик-педагогик хезмәтенең педагог-психологы Аюкаева Илмира Наил кызы дистанцион укыту шартларында үз вакытын нәтиҗәле бүлү буенча лайфхаклар белән уртаклашты. Казан шәһәре 175 нче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Рузиева Гулнора Мәхмидахун кызы онлайн Miro, Padlet, WordWall платформаларына кыскача күзәтү үткәрде. Казан шәһәренең 7 нче Лицей-интернатының биология укытучысы Яхин Илдар Ясурович онлайн дәреснең уңай һәм тискәре якларын күрсәтте, шулай ук укучылар белән эшләүнең интерактив рәвешләренең нәтиҗәлелеген ничек арттырырга мөмкинлеге турында фикер алышырга тәкъдим итте.

Онлайн-семинар ахырында алынган фикерләргә караганда, катнашучыларга дистанцион укыту проблемаларын хәл итү буенча практик кабул итүләр һәм киңәшләрне тәкъдим итүнең мондый форматы ошады.

Әгәр сез онлайн чарада катнаша алмасагыз, «TeachMeet» рәсми төркемендә чыгышлар язмасын карый аласыз. https://vk.com/teach_meet спикерларның презентацияләрен https://drive.google.com/open?id=1l_s9jAu-o6r6N2rFAa5ktLyoWMwEdDUF сылтамасы буенча алырга мөмкин.

https://bit.ly/opros150520 сылтамасы буенча күчеп, үткәрелгән чара буенча фикерегезне калдырсагыз, оештыручылар сезгә бик рәхмәтле булачак. Бу алда торган чараларны файдалы һәм кызыклы итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, чыгышларның эчтәлеге буенча сорауларга дөрес җавап биргәндә, Сез чарада катнашучының электрон сертификатын алачаксыз.

Сезне «Укытучы 2.0» федераль инновацион проекты чараларында катнашучылар һәм чыгыш ясаучылар буларак көтеп калабыз!

1


2
3


4
5