• Русский
  • Татарча

«Мәктәптә белем бирү сыйфаты. Проблемалар һәм аларны чишү юллары» вебинары

2020 елның 14-17 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм начар социаль шартларда эшләп килүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, Кукмара районының Лубян урта мәктәбе базасында «Мәктәптә белем бирү сыйфаты. Проблемалар һәм аларны чишү юллары» темасы буенча вебинар үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларыннан: «Лубян урта гомуми белем бирү мәктәбе», «Фасилә Әхмәтова ис. төп гомуми белем бирү мәктәбе», «Кәркәвеч авылы Ошторма-Юмья урта мәктәбе», «Кичке (сменалы) мәктәп», «П.Е. Воробьев ис. Түбән Рус авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе», «К.Ф Шакиров ис. Олы Сәрдек авылы Гимназиясе», «Г. Х. Хабибрахманова ис. Олыяз урта мәктәбе»ннән 163 педагогик хезмәткәре катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эш буенча проректоры Г.Х. Сагеева сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм куелган проблеманың актуальлеген, аны хәл итүнең хәзерге торышы турында мәгълүмат ирештерде.

Мәгарифне үстерү стратегияләрен тормышка ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре Корнева С.Н. «Мәктәптә белем бирү сыйфатын бәяләү системасын модельләштерү» темасы белән чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Михеев А.В., доцент, филология фәннәре кандидаты, Казан шәһәре Яңа Савин районы 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Копосов Д.Р. «5-8 нче сыйныфларда рус теле буенча ВПРга әзерлек вакытында текст белән эшләүнең нәтиҗәле методикалары» темасын карадылар.

Математика буенча җаваплы региональ фән комиссиясе рәисе урынбасары, «Казан дәүләт энергетика университеты» ЮҺБ ФДБМУ укытучысы, техник фәннәр кандидаты, доцент С.А. Лившиц «ВПР тест биремнәрендә текст мәсьәләләрен хәл итү һәм җавап сайлау методикасы» темасын тәкъдим итте.

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесеннән балаларның һәм яшүсмерләрнең социаль ташландык хәлдә калуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты К.Ш. Шәрифҗанова, кафедраның өлкән укытучысы Э.Ю. Бадалова чыгыш ясадылар.

Үз докладларында алар гаиләнең балалар һәм яшүсмерләрнең асоциальлеге куркынычын билгели торган фактор буларак ролен билгеләп үттеләр. Социаль дезадаптация күренешләре күзәтелә торган социаль нормалардан тайпылучы тәртип нигезендә, барыннан да элек, педагогик азганлык ята. Шул ук вакытта, мондый баланың үсешенә үз вакытында коррекция ясау аның укытуында һәм тәрбиясендә ярдәм итү генә түгел, ә кире кагылган тәртипне кисәтүнең нәтиҗәле чарасы да булырга мөмкин, дип билгеләп үттеләр.

Семинарда катнашучылар конкрет ситуацион мәсьәләләрне (кейсларны) хәл итү юлларын проблемалы-ситуацион анализлауны тәкъдим иттеләр.

Эш онлайн-режимда барды, нәтиҗәләр ясау барышында катнашучылар вебинарны оештыручыларга тәкъдим ителгән материал өчен рәхмәт белдерделәр һәм алга таба хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.