• Русский
  • Татарча

Бөгелмә районы 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен «Авыр тормыш хәлендәге укучылар белән эшләү үзенчәлекләре» вебинары

2020 елның 19 маеннан 20 маена кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, 2020 елда белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм начар социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, ТР Бөгелмә муниципаль районының 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, семинар-практикум (вебинар) үткәрелде. Вебинарда тәрбия, өстәмә белем бирү һәм социаль тәртипне профилактикалау лабораториясе хезмәткәрләре һәм 31 педагог катнашты.

Төп докладта тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре Башлай Э.Х. катлаулы тормыш хәлендә булган укучыларны мотивлаштыруның нәтиҗәле алымнары турында сөйләде. Мәктәпнең һәм сыйныф җитәкчесенең, вакыйгалар педагогикасы принципларына таянып, яңача тәрбия эшен планлаштыру кирәклеге турындагы мәсьәлә күтәрелде.

Лаборатория мөдире М.Р. Шәехов педагоглар белән укучыларны мотивлаштыру ысуллары турында аерым дәресләрдә практик күнегүләр (19 май) һәм проблемалы зоналарны анализлау нигезендә тәрбия эшен проектлау буенча практик дәресләр үткәрде (20 май).

Эш онлайн-режимда барды, чатта чыгыш ясаучының катнашучылар белән элемтәсе актив рәвештә хупланды, бу килеп туган сорауларга оператив җавап бирергә, катлаулы ситуацияләр турында фикер алышырга мөмкинлек бирде.

Вебинарда катнашучыларның сүзләренә караганда, чыгышлар педагогның гамәли эшчәнлегендә куллану ягыннан кызыклы һәм бик файдалы булды.



1
2