• Русский
  • Татарча

Казан шәһәре Мәскәү районы Россия Федерациясе Герое майор С. А. Әшихмин исемендәге 130 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогик хезмәткәрләре өчен семинар

2020 елның 21-22 маенда «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе, белем бирү дәрәҗәсе түбән булган һәм начар социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында, Мәскәү районы «Россия Федерациясе Герое майор С.А. Әшихин исемендәге 130 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ базасында 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казанда «Белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы эшен тәэмин итүнең оештыру-идарә итү шартлары» темасына онлайн-режимда кыска вакытлы чара үткәрде.

Чарада мәктәпнең 49 педагогик хезмәткәре, шулай ук ТР Мәгарифне үстерү институтының Мәгарифне үстерү стратегияләрен тормышка ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре С. Н. Корнева; Казан шәһәре Идел буе районының 6 нчы гимназиясе башлангыч сыйныф укытучылары Г. Р. Садриева һәм Р. Ф. Любицкая, «Казан дәүләт энергетика университеты» ЮҺБ ФДБМУ укытучысы, техник фәннәр кандидаты С.А. Лившиц; ТР Мәгарифне үстерү институтының социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты А. В. Михеев; доцент, филология фәннәре кандидаты, Казан шәһәре Яңа Савин районы 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Д.Р. Копосов катнаштылар. Программаның кураторы — ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты З.И. Җамалетдинова.

Семинар программасында түбәндәге сораулар каралды:

  • Белем бирү сыйфатын эчке бәяләүне оештыру;
  • Гомуми белем бирү оешмасының белем бирү сыйфатын бәяләү системасы эшчәнлеген тәэмин итү;
  • Белем бирүнең сыйфатын бәяләүдә заманча алымнар. ВПР: нәтиҗәләрне анализлау, әзерлек, коррекция эше.

Семинарның икенче көне практик-юнәлешле эчтәлеккә бай булды. Казан шәһәре Мәскәү районының Россия Федерациясе Герое майор С.А. Ашихмин исемендәге 130 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогик хезмәткәрләре төркемләп эшләделәр һәм практик биремнәр үтәделәр.

1 нче төркем «Рус теле, математика һәм әйләнә-тирә дөнья буенча ВПРга әзерлек эшләренең үзенчәлекләре» темасы буенча эшләде. З.И. Җамалетдинова «Белем бирүнең сыйфатын бәяләүдә заманча алымнар: ВПР: нәтиҗәләргә анализ, коррекция эше» темасы буенча чыгыш ясады, ә Р.Ф. Любицкая һәм Г.Р. Садриева ВПРга әзерлек ысулларын һәм алымнарын күрсәттеләр.

2 нче төркем С.А. Лившиц белән бергә текст мәсьәләләрен хәл итү методикасы һәм ВПР тест биремнәрендә җавап сайлау проблемалары буенча фикер алыштылар.

3 нче төркем укытучылары белән А.В. Михеев һәм Д.Р. Копосов эшләделәр.

Семинар ахырында спикерлар педагогларның сорауларына җавап бирделәр.