• Русский
  • Татарча

«Мәктәп китапханәләрен һәм мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәкләрен үстерү концепциясен гамәлгә ашыру (авыл мәгариф оешмасы шартларында)» темасына түгәрәк өстәл

2020 елның 28 маенда «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «Мәктәп китапханәләрен һәм мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәкләрен үстерү концепциясен гамәлгә ашыру (авыл мәгариф оешмасы шартларында)» темасына онлайн режимда түгәрәк өстәл уздыра.

Үткәрү вакыты: 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.

Чара барышында авыл мәгариф оешмасы шартларында Концепцияне гамәлгә ашыру проблемасы каралачак.

Мәгариф бүлекләре методистларының, мәктәп китапханәләре мөдирләренең, мәктәп китапханәчеләренең, педагог-китапханәчеләрнең белем бирү процессын ресурслар белән тәэмин итү буенча түгәрәк өстәл эшендә катнашырга чакырабыз.

Түгәрәк өстәлдә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://go.mywebinar.com/dwkp-drln-fetm-evwr