• Русский
  • Татарча

28 -30 май көннәрне ММСО стендларында бушлай вебинарлар

5

Хөрмәтле Мәскәү халыкара мәгариф салонына килүчеләр!
ММСО сезгә безнең экспонентларның вебинарларына барырга тәкъдим итә.
Салонда катнашучылар үзләренең иң яңа продуктларын, эшләнмәләрен, хезмәтләрен күрсәтәчәк.
Вебинарлар кысаларында Сез продуктларны турыдан-туры эштә күрә, белгечләргә сораулар бирә, хезмәттәшлек турында килешә аласыз.

Компаниянең вебинарына керү өчен аның ММСО 2020 нең онлайн-күргәзмәсендә виртуаль стендына эләгергә кирәк. Моның өчен түбәндә китерелгән таблицада компаниянең логотибына чиртү дә җитә.
ММСО платформасында авторизациядән соң (яки, әгәр әле ММСО 2020. 2 нче өлешкә теркәлмәгән булсагыз, теркәлгәннән соң) сез вебинарга кушыла яки расписаниедә аларның якын арада башлану вакытын белә аласыз.

Төрле компанияләр төрле аудитория - укучылар, педагоглар һәм җитәкчеләр өчен вебинарлар тәкъдим итә.
Фон төсенә карап ориентлашыгыз:
сары - педагоглар һәм мәктәп укучылары өчен вебинарлар.
алсу - җитәкчеләр һәм педагоглар өчен вебинарлар
шәмәхә - җитәкчеләр өчен вебинарлар.

3