• Русский
  • Татарча

Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе турында

Хөрмәтле коллегалар!

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе Россия Федерациясе мәгарифенең әйдәп баручы экспертлары катнашында «Мәгарифтә остазлык: заманча теория һәм инновацион тәҗрибә» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

2020 елның 30 октябрендә Казанда, Татарстан Республикасында узачак конференция эшендә (көндезге яки читтән торып) катнашырга чакырабыз.
Мәгълүмат хаты беркетелгән.