• Русский
  • Татарча

Башлангыч белем бирү учреждениеләре педагогларының квалификациясен күтәрү программасын тормышка ашыру

2020 елның 03 июнендә башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча «Башлангыч мәктәптә заманча цифрлы белем бирү мохите» темасына өстәмә һөнәри программа тыңлаучыларын дистанцион форматта укыту тәмамланды.

27 башлангыч сыйныф укытучысы «Башлангыч мәктәптә заманча цифрлы белем бирү мохите» темасы буенча дистанцион квалификация күтәрү курсларын уңышлы үтте.

Курсларда педагоглар электрон белем бирү ресурсларын эшләү процессын өйрәнделәр, уку процессында компьютер программалары һәм интернет-сервислар белән эшләү күнекмәләрен формалаштырдылар, онлайн-дәресләр әзерләү һәм уздыру үзенчәлекләре турында үз күзаллауларын киңәйттеләр.

Курсларны тыңлаучылар Гаязова Нурия Тәлгать кызына, Галеева Айсылу Зөфәр кызына, ТР Мәгарифне үстерү институтының проект офисы хезмәткәрләренә һөнәри практика, мөһим, актуаль һәм эчтәлекле мәгълүмат бирүләре өчен зур рәхмәт белдерәләр.

Курсларның кураторы - ТР Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы.